Яшел Үзән шәһәренең “Идел” санаторие инвалидларны реабилитацияләү республика үзәгендә Халыкара инвалидлар көне үткәрелде

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

2018 елның 4 декабрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы, Халыкара инвалидлар көненә багышланган чаралар планын үтәү максатыннан чыгып, “Идел” санаторие инвалидларны реабилитацияләү республика үзәгендә ял итүче инвалидлар өчен куллану белемнәрен үстерүгә юнәлдерелгән лекция үткәрде. Биредә сәламәтлекләрен ныгытучылар Татарстан Республикасының төрле районнарыннан: Актаныштан, Кайбыч, Кукмара, Лаеш, Саба, Яшел Үзән районнарыннан һәи Әлмәт, Казан, Чистай шәһәрләреннән килгән. Үзәк эшчәнлегенең юнәлеше – инвалидларны тергезү, аларны иҗтимагый-сәяси һәм социаль мохиткә җайлаштыру.

 Чара үзәкнең актлар залында үткәрелде. Бер почмакка урнаштырылган өстәлгә «Вестник потребителя Татарстана» газетасының чираттагы саннары, төрле өлкәләр буенча кулланучылар өчен буклетлар тартып куелды. Әйтергә кирәк, чарага җыелган халык әлеге мәгълүмати материалларга карата гаять зур кызыксыну күрсәтте. Территориаль орган белгече ял итүчеләргә “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 4,5,10,18, 25, 29 статьяларын аңлатты, сезонлы товарлар турында сөйләп үтте. Инвалидларны үзләренә хәрәкәтләнү өчен кирәкле ортопедик товарларга (тез калканнары, таяклар, билбаулар) ташламалар ясауга, аптекаларда бәяләрнең төрле булуына бәйле проблемалар кызыксындырды. Очрашу актив әңгәмә рәвешендә узды. Аның барышында товарлар сатып алганда һәм хезмәтләр күрсәтелгәндә  килеп туган конкрет хәлләргә тукталып үтелде, кулланучылар хокуклары аңлатылды, гражданнарны борчыган теге яки бу мәсьәләләрне хәл кылу буенча киңәшләр бирелде. Бигрәк тә Яңа ел алдыннан товарларны карабрак сатып алу, шулай ук алдакчылар кармагына эләкмәс өчен уяурак булу киңәш ителде.

Очрашуда үзәк хезмәткәрләре дә катнашты. Чарага җыелган халыкның барчасы үзләрен борчыган сорауларына тулы җаваплар ишетүгә ирешеп, үткәрелгән чарадан бик тә канәгать калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International