2018 елның 28 ноябрендә Әгерҗе муниципаль районында Алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм мондый очракларны булдырмый калу буенча ведомствоара комиссиясенең 2018 елның 10 аенда хәмер базарындагы хәлләргә багышланган утырышы булып узды.
Комиссия эшендә Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе А.С.Авдеев, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы начальнигы Г.Т.Вафина, «Татспиртпром» АҖ, «Алкоторг» ҖЧҖ, «Белый Кремль» сыра кайнату заводы, РФ Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе муниципаль районы буенча бүлеге, Федераль салым хезмәтенең №9 районара инспекциясе вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, хәмер һәм сыра продукциясе сатучы предприятиеләр катнашты.
Утырыш алдыннан Татарстан Республикасында җитештерелгән алкогольле продукция күргәзмәсе оештырылды. Сәүдә предприятиеләре җитәкчеләре әле яңа гына ачылган «Белый Кремль» сыра кайнату заводының сыра продукциясе ассортименты белән танышты.