Хокукый ярдәм

2018 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген, 6 декабрьдә, Зәй шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге “Энергетик” мәдәният йортында, гадәттәгечә, физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарыбыз өчен “Вакансияләр ярминкәсе” оештырды. Чарада төрле оешмалар, шул исәптән «Завод ТЕХНО» ҖЧҖ филиалы, «СДК Федотово» ҖЧҖ; “Зәй крекеры” кондитер фабрикасы” ҖЧҖ, “ЗӘЙ  ИКМӘГЕ” ҖЧҖ вәкилләре катнашты. Эш бирүчеләр гражданнарга вакансияләр, хезмәт шартлары һәм хезмәт хакы турында тәфсилләп сөйләде. Шулай ук вакантлы вазыйфаларга дәгъва кылучылар белән әңгәмәләр үткәрелде, алга таба эшкә урнашу өчен анкеталар тутыру мөмкинлеге бирелде.

Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр биредә үк дәүләт хезмәтләре вәкилләреннән: РФ Пенсия фонды ТР буенча идарәсе Зәй районындагы бүлегенең пенсияләр билгеләү, яңадан исәпләү һәм түләү бүлекчәсе начальнигы урынбасары, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы Зәй районындагы әйдәп баручы белгеч-эксперты һәм “Роспотребнадзор”  ТР буенча идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарындагы җирле бүлеге  белгеченнән үзләренә кирәкле хокукый консультацияләр алуга иреште.

Мондый очрашуларның максаты – җәмгыятьнең игътибарын физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар – янәшәбездә, безнең арабызда яшәүче фидакарь кешеләр проблемаларына юнәлдерү. Аларга конкрет ярдәм күрсәтү, аларны эчкерсез кайгырту өчен тагын бер сәбәп тә әле бу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International