Декабрь башында инвалидлар декадасы үткәрү инде күптәннән изге традициягә әйләнде. Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары нигезендә, 1993 елдан бирле 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көненә багышланган ул. Инвалидлар декадасы җәмәгатьчелек игътибарын физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр проблемаларына җәлеп итү максатыннан уздырыла.
2018 елның 6 декабрендә “Татарстан Республикасы Яшел Үзән ш. Балалар сәнгать мәктәбе” өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесендә Яшел Үзән инвалидлар җәмгыяте оештырылуга 30 ел тулуга багышланган «Благодаря и вопреки….» дигән исемдә чара булып узды. Башкарылган эшләр турында җәмгыятькә инде менә биш ел дәвамында җитәкчелек итүче И.В. Орловцева чыгыш ясады. Аның чыгышы инвалидлар катнашында үткәрелгән мәдәни-массакүләм һәм спорт чаралары турында сайтлар белән үрелеп барды. Инвалидлар җәмгыяте җәмгысе 1700 кешедән тора икән. Яшел Үзән районы хакимияте башлыгының социаль өлкәдә җирле үзидарә органнары эшчәнлеген координацияләү буенча иҗтимагый ярдәмчесе А.А.Лежнина (бу ханым үзе дә инвалид), эчкерсез теләкләрен җиткереп, бик матур чыгыш ясады. Бүген бу ханым иҗтимагый җәмгыять белән шәһәр хакимияте арасында үзенчәлекле бер “күпер салучы” ролен үти. Район башлыгына ул физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең тормышын яхшырту буенча җәмгыять тәкъдимнәрен ирештереп килә.
Очрашуда музыка мәктәбе укытучылары һәм укучылар искиткеч шәп концерт күрсәтте. Чара ахырында инвалидлар җәмгыяте активистларын бүләкләү булды. Гомумән, чарага җыелган халык бер-берсе белән аралашудан бик канәгать калды. Чарада ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре дә катнашты. Шулай итеп, теләгендә булганнар белгечләребездән кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча киңәш-табышлар алуга да иреште. Территориаль орган белгечләре өлкән яшьтәге гражданнарыбызның һәм инвалидларның кулланучы буларак аң-белемнәрен үстерү йөзеннән эшләнгән мәгълүмати буклетлар, «Вестник потребителя Татарстана» газетасын таратты.