Татарстан Республикасында җитештерелә торган продукциянең күбрәк сатылуына этәргеч бирү максатыннан чыгып, республикабызның көньяк-көнчыгыш төбәгендә – Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск һәм Ютазы муниципаль районнарында “Татспиртпром” АҖ, “Белый Кремль” сыра кайнату заводы продукциясенә даими рәвештә дегустацияләр, күргәзмә-сатулар, продукция белән таныштыру характерындагы консультацияләр үткәрелеп килә.
Күргәзмә-дегустацияләр кысаларында кулланучыларга “Татспиртпром” АҖдә җитештерелә торган эчемлекләр: «VIGROSSO» ярымтатлы шәраб эчемлеге, «TUNDRA BITTER» десерт ликеры, «Your Choice Whisky» виские, шулай ук «Белый Кремль» сыра кайнату заводының барлык продукциясе: «Белый Кремль», «Старая Казань», CZ (Чешский Знак), «Кама», «Жигулевское», «Kaltenberg Royal Lager Unfiltered» һ.б. тәкъдим ителә.
Белгечләр раславынча, хәзер, продуктның сыйфатын бәяләү ысулы буларак, дегустацияне бөтен тулылыгы белән бары тик шәрабләргә карата гына кулланырга мөмкин дип әйтергә була, азык-төлекне җитештерүнең башка өлкәләрендә бәяләүнең инде ярдәмче химик, биохимик һәм физик ысулларыннан файдаланыла.
Мондый чараларда кулланучыларга «Татспиртпром» АҖ җитештерә торган сыра һәм башка эчемлекләрнең сыйфатын бәяләү, берсен-берсе белән чагыштыру мөмкинлеге ачыла. Шул ук вакытта алар, тәкъдим ителә торган продукция, аның үзенчәлекләре, сыйфаты турында тәфсилле мәгълүматларга ия булып, базарның әлеге сегментындагы сыйфатлырак продуктларны танырга өйрәнә.