2018 елның 7 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы начальнигы Халыкара инвалидлар көненә багышланган декада кысаларында Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының Кубасс авыл җирлегендә яшәүчеләр белән кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законны аңлату йөзеннән очрашу үткәрде һәм, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә керүче мәсьәләләр буенча киңәш-табышлар бирү максатыннан чыгып, гражданнарны кабул итү оештырды.
Россиядә, күп кенә башка илләрдәге кебек үк, 3 декабрь инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм бу дөньяда яшәүләре шактый ук кыен булган кешеләр өчен, аларга ярдәм итү, җәмгыятебез тормышында тулы кыйммәтле һәм тигез хокуклы катнашуларын булдыру өчен, махсус үткәрелә. Россиядә инвалидлар көне физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту юлларын эзләүне дә күздә тота әле.
Чараны үткәрү вакытында сәламәтлеге белән мактана алмаган гражданнарыбызга ташламалар бирү мәсьәләләре каралды. Инвалидлар декадасында гына түгел, ә бөтен ел дәвамында гражданнарның бу категориясен игътибар үзәгендә тоту зарурилыгына кагылып үтелде.
Гражданнарны кабул итү барышында кулланучылар хокукларын яклау турында закон аңлатылды һәм барлык сорауларга тулы, квалификацияле җаваплар бирелде.