Дусларыбыз янында булып кайттык

2018 елның 11 декабре, сишәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында бөтен җирдә төрле оешмалар вәкилләре белән очрашулар, “Түгәрәк өстәл”ләр, эшкә сәләтле инвалидлар өчен вакансияләр ярминкәләре, хокукый ярдәм көннәре үткәрелә, һөнәр сайлауга ярдәм итү хезмәтләре күрсәтелә. Боларның барысы да физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне бик зур игътибар-кайгырту үзәгендә кадыру, аларның проблемалары турында искә төшерү мөмкинлеге бирә.

Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре дә ел саен инвалидлар декадасында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән төрледән-төрле чаралар үткәрә. Әле шушы көннәрдә генә белгечебез Аксубай муниципаль районында «Нежность» халыкка комплекслы социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең социаль-реабилитация  бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар өчен профилактик әңгәмә үткәрде. Шулай итеп, гражданнарыбыз анда кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл кылу юллары, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекиясе белгечләре тарафыннан карап тикшерелә торган мәсьәләләр турында бик эчтәлекле мәгълүматлар белән танышты.

Түбән Кама территориаль органы белгече Мөслим районында, җәмәгатьчелек игътибарын физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына җәлеп итү максатыннан, Яңа Усы авыл җирлеге хакимияте белән берлектә, “Якыныңа ярдәм ит!” (“Помоги ближнему!”) дигән хәйрия акциясе үткәреп, шуның кысаларында инвалидларга  азык-төлек җыелмалары өләште. Моннан тыш Түбән Кама территориаль органы белгече аларны куллану базары өлкәсендәге мәгълүмати материаллар белән таныштырды. Гамәлдәге закон нигезендә, сәүдә хезмәте күрсәтү яки көнкүреш хезмәтләре, башка хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә кулланучыларның һәммәсе дә үзләренең таләпләрен канәгатьләндерүгә хокуклы. Инвалидлар декадасында мондый чаралар үткәрү җәмәгатьчелек игътибарын гражданнарның әлеге категориясенә тагын бер кат юнәлтүне, проблемаларына төшенү, аларны хәл итәргә тырышу, һичьюгында бу кешеләрнең тормышын азмы-күпме күркәмләндереп җибәрүгә омтылуны күздә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International