Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче кулланучыбызда ясалма теш аллергия китереп чыгарган

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

Табигый тешләрне ясалмасына алыштыру – югалтылган тешне энҗедәенә алыштыру мөмкинлеге бирердәй гади генә ысулларның берсе. Тешләрне имплант рәвешендә куюга караганда күпкә җиңел ул. Әмма ясалма тешнең аллергия китереп чыгару ихтималы гына...

Аллергия организмның ниндидер чит-ят әйберне кабул итәргә теләмәвеннән килеп чыга. Без еш кына, теш куйдырганчы, аллергия ихтималын күз алдына да китермибез. Ясалма тешләр урынына кертеп утыртылгач кына авыз куышлыгыннан аллергия чыганагын ашыгыч төстә алып ташлау зарурилыгы турында “сөйләүче” билгеләр пәйда башлый.

Яшел Үзәндә яшәүче бер ханым шәһәрнең түләүле клиникаларыннан берсендә ясалма тешләр куйдыртырга карар иткән. Табиб ясалма теш куйдыртырга килгән кулланучыдан аллергиядән интегү-интекмәве белән кызыксынып та тормастан, теш кую процедураларына керешкән. Эремәне авыз куышлыгына керткәндә, кулланучыбыз тамагы, аңкавы авырта, йөрәге кага башлавын тойган. Икенче көнне табибка  бу хакта сөйләп биргәч, тегесе консилиум җыеп, нәрсә эшләргә кирәклеген хәл итәрбез дигән. Шул ук вакытта киңәшмә нәтиҗәсенең ике көннән соң гына мәгълүм буласын әйткән. Кулланучы 5 көн көтеп тә җавап ишетмәгәч, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләренә киңәш-табыш сорап мөрәҗәгать итәргә карар кылган.

Белгечләребез ханымга сыйфатсыз медицина хезмәте күрсәтүгә килешүне өзү турында претензия проектын төзүгә ярдәм итте. Стоматология клиникасы претензияне карап тикшергәннән соң кулланучы белән килеп туган мәсьәләне судка кадәр тәртиптә карарга карар кылды: кулланучыга 15 мең 770 сум күләмендә түләнгән акчасы кире кайтарылды. Ханым бу хәлдән, әлбәттә инде, канәгать калды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International