“Импульс” клубында реабилитация үзәгенә йөрүче балалар белән очрашу

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

Әлмәт шәһәренең «Импульс» үсмерләр клубында  Халыкара инвалидлар көненә багышлап “Күңел түрендә – яктылык” дигән темага тематик сәгать үткәрелде. Реабилитация үзәгенә йөрүче балалар өчен  әлеге очрашуны шәһәрнең Балалар үзәк китапханәсе хезмәткәрләре оештырды. Шулай ук анда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре катнашты.

Балалар өчен  табышмаклар һәм биремнәрне үз эченә алган “Чикләрсез аралашу дөньясы” дигән уен программасы оештырылды. Балалар барлык биремнәрне менә дигән итеп үтәде. Гомумән, уен аларга бик тә ошады. Ә инде йөрәк пәраләре белән килгән әти-әниләргә һәм зурларга “Үзеңне-үзең якла!” дигән темага агарту характерындагы лекция укылды, шулай ук буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International