Узган атнада Чаллы шәһәренең ЗЯБ бистәсендә «Лента» гипермаркеты ачылды. Биредә инде икенче шундый “Лента” бу. Гипермаркет халыкны тәүлек әйләнәсе кабул итә.
Юллары машина белән килеп туктау өчен бик уңайлы итеп эшләнгән, заманча, зур, матур “Лента” гипермаркеты сокланып туйгысыз! Анда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре дә булып кайтты.
Кибет киштәләрендә сыйфатлы товарларның күп төрлелеге һәм муллыгыннан күзләр камаша! Ә бу – теләсә кайсы кибетнең уңыш сере. Клиентны бары тик шулай гына җәлеп итеп була хәзер. Гипермаркет ачылу хөрмәтенә җирле җитештерүчеләрнең товарларның дегустацияләү оештырылды. Аерым алганда, «Агросила - Молоко» ҖЧҖ, «Челны – Бройлер» ҖЧҖ, «Челны-мясо» ҖЧҖ продукциясе тәкъдим ителде. Кибеткә килүчеләрнең һәммәсе диярлек зур канәгатьлек хисе белән дегустациягә чыгарылган ризыкларның тәмен татып карады. «Агросила – Молоко» ҖЧҖ тарафыннан «Просто молоко» бренды белән җитештерелгән каймак кебек куе, тәмле ацидофилин әче сөт эчемлеге кулланучылар хокукларын яклау бүлеге белгечләре күңеленә дә хуш килде. Дегустациягә тәкъдим ителгән товарларның тәме сатып алучылар тарафыннан югары бәяләнде. Моны бу продуктларның һәр сатып алучы кәрҗиненә кереп “кунаклавыннан” күрергә була иде.
«Безнең гипермаркетларда даими рәвештә акцияләр һәм “распродажа”лар үткәрелә. Һәр ике атна саен 30%лы ташлама белән махсус тәкъдимнәр каталогы бастырып чыгарабыз, сезонлы “распродажа” кысаларында ташламалар 50%ка җитәргә мөмкин! Без сәүдә залына чыгарылган товарларның сыйфаты һәм бәяләре турында даими кайгыртабыз. “Лента”дагы бәяләрне даими күзәтеп, сатып алучыга отышлырак булсын өчен, аларны ничек тә арзанрак дәрәҗәдә тотарга тырышабыз һәм мондый мөмкинлеккә ия дә без”.
Шулай итеп, эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре яңа кибетне ачуда катнашты. Кибет ишеге янында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән буклетлар һәм “Кайнар линия” телефоны турында мәгълүматлар тарату буенча мәгълүмати акция оештырылды.