Менделеевта “Эшлекле сишәмбе”дә бүләкләү тантанасы узды

2018 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе

2018 елның 11 декабрендә Менделеев районы хакимиятендә район хакимияте башлыгы Валерий Чершинцев рәислегендә  предприятиеләр, учреждениеләр, оешмалар җитәкчеләре белән киңәшмә булып узды.

Киңәшмә барышында котлаулар һәм бүләкләүләр булды:

Татарстан Республикасы Менделеев муниципаль районының 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының  8-11 сыйныфлары укучылары арасында “Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча республика олимпиадасын үткәрүне оештырудагы ярдәме өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде (бүләк мәктәп директоры  Степанов Александр Михайловичка тапшырылды);

2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 сыйныф укучысы  Гришин Гадел Реваль улы “Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча республика олимпиадасы призерының  III дәрәҗә дипломы белән бүләкләнде. Район хакимияте башлагы аңа кулланучылар хокукларын яклау буенча олимпиада призеры медален һәм исемле кубок, шулай ук «М-Видео» кибетеннән  6000 сумлык товар сатып алуга сертификат тапшырды.

Татарстан Республикасында куллану белеме системасын үстерүгә керткән өлеше өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр: Татарстан Республикасында куллану белеме системасын үстерүдәге өлеше өчен – 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы  Бондарева Гөлүсә Җәүдәт кызы, 1 нче гимназиянең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы  Вәлиева Эльмира Баязит кызы.

“Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Чаллы территориаль органының 2018 елның 10 аенда Менделеев муниципаль районындагы эшчәнлеге йомгаклары турында” мәсьәлә көн тәртибенә кертелгән төп мәсьәләләрнең берсенә әйләнде.  Аның буенча ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы начальнигы Гөлшат Вафина чыгыш ясады. Җитәкчебез үзенең чыгышында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлегенә бәйле мәсьәләләрне, Менделеев муниципаль районы буенча хәмер продукциясен сату йомгакларын, шулай ук кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә үткәрелеп килә торган чараларны яктыртты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International