Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан Әлмәт шәһәренең “Мендәрләрне яңарту” кибетендә “ике төрле максаттагы” спиртлы продукция, тәгаенләп әйткәндә:
- товарны озатудокументларыннан башка гына 100 мл сыешлы 300 данә шешә «Фармацевтический Антисептический раствор» сыекчасын саклау һәм сату факты билгеләнде.
Әйтергә кирәк, «фанфурик”ларны сату нокталары һәрвакыт ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм хокук саклау органнарының игътибар үзәгендә булып килә. Әмма кайбер эшмәкәрләр, косметика максатындагы сыекчаны чөмерүнең нинди аянычлы нәтиҗәләргә китерү ихтималын белә торып, төрле хәйләләр белән киштә астыннан сатарга маташа.
Хәзерге вакытта әлеге факт буенча административ тикшерү үткәрелә, продукция экспертизага җибәрелде.
Намусы качкан эшмәкәрләрне әлеге хәтәр шөгыльләреннән баш тартырга өндибез! Шул чагында гына кешеләребезнең сәламәтлегенә куркыныч янамаячак!