Өлкән буын вәкилләре белән аралашу сәгате

2018 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан эшләнгән план нигезендә,  Арча муниципаль районының Яңа Кенәр авылында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының  «Центр милосердия» халыкка комплекслы социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә өлкәннәр өчен чара үткәрелде. Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый мәгълүматлар ирештерү чараның төп максатына әйләнде.

Бүлек белгече үзенең чыгышында чарага җыелган халык игътибарына дәүләт һәм иҗтимагый хәрәкәтләр тарафыннан кулланучы (шәхси, гаилә, йорт ихтыяҗлары һәм эшмәкәрлек эшчәнлегенә бәйле булмаган башка ихтыяҗлар өчен товар яки хезмәт күрсәтүне сатып алучы физик зат) белән эшмәкәрлек эшчәнлеге субъекты  – җитештерүче, эш башкаручы,  сатучы арасында килеп чыгучы мөнәсәбәтләрне җайга салуга юнәлдерелгән чаралар комплексы (кулланучыларның конкрет хокукларын билгеләү; хокукларны бозу формалары һәм аларны яклау механизмы; кулланучылар хокукларын бозган өчен җаваплылык; законлы хокукларны яклау максатында алынган мәгълүматларны куллану, куллану базарына контрольлек итү) турында җентекләп сөйләде.

Кулланучылар хокукларын яклау турында закон нормаларын һәм Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрен аңлатуга корылган очрашу җылы әңгәмә рәвешендә, бик тә дустанә рухта узды. Ял итүчеләргә кулланучы өчен буклетлар, «Вестник потребителя Татарстана» газетасы һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы реквизитлары урын алган визит карточкалары таратылды. Чарада катнашучылар, очрашу оештырып, үзләренә танып белү характерындагы бик күп мәгълүматлар ирештерелгән өчен территориаль орган хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International