Һәр сишәмбедә “Бөтенроссия чукраклар җәмгыяте” иҗтимагый оешмасының (ОООИ ВОГ) Әлмәт төбәк бүлегенә әнә шул авыр язмышлы кешеләр җыела. Үзләрен борчыган мәсьәләләр турында уртага салып сөйләшү өчен. Кемнедер телевизоры ватылган, кемнеңдер краны борылмый, кемгәдер мастер чакыртырга кирәк. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен боларның барысы да зур проблема шул. Хәер, борчу-мәшәкатьләрне тышка чыгару өчен генә түгел, бер-береңнең хәлен белешү, бәйрәм чараларын бергәләшеп билгеләп үтү өчен дә кирәк әле мондый очрашу.
Бу фидакарь кешеләрнең һәркайсы бер атна эчендә җыелган проблемаларын инде менә дүртенче ел рәттән иҗтимагый башлангычта үзләренең рәисе булып эшләүче В.И.Архиповка җиткерергә ашыга...
11 декабрьдә Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре әнә шундый җыелышларның берсендә катнашты. Сурдотәрҗемәче ярдәмендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эшчәнлеге, “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын комплекслы яклауны үстерү” республика программасы, кулланучылар хокуклары, мошенникларның өлкәннәр һәм инвалидларны нинди ысуллар белән алдау ихтималы турында таныштыру характерында лекция укылды. Чарага җыелган барча халыкка программаның логотибы төшерелгән язу-сызу товарлары, «Вестник потребителя Татарстана» газетасы һәм элемтәгә керү өчен кирәкле мәгълүматлар таратылды. Инвалидлар үзләре сыйфатсыз азык-төлек товарларын кире кайтару, дару препаратларының вакытында бирелмәве, шулай ук коммуналь хезмәтләргә түләү буенча сораулар бирде. Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре гамәлдәге законнар нигезендә аңлатмалар бирде, үзләренең вәкаләтләре чикләрендә ярдәм күрсәтте.