1 – 10 декабрь көннәрендә инвалидлар декадасына багышланган чаралар үткәрелде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү, кулланучылар хокукларын яклау бүлекләре белгечләре дә мондый чаралардан читтә калмыйча, аерым алганда, “Россия почтасы” почта бүлегендә (түбәндәге адрес буенча урнашкан: Чаллы ш., ГЭС б., Муса Җәлил ур., 68 й.) пенсионерлар һәм инвалидлар белән очрашу үткәрде.
Чаллы территориаль органында инвалидлар декадасына багышланган барлык чаралар “Янәшәдә булу нинди җиңел!” дигән девиз белән уздырылды. Белгечләребез почта бүлегенә йөрүчеләр белән очрашып, аларны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеге белән таныштырды. М.дигән кулланучы белән шәхси әңгәмәдә Чаллы шәһәре сәүдә үзәгендә кулланучы хокукын санга сукмауга бәйле рәвештә килеп туган хәл буенча консультация ярдәме күрсәтелде. Теләгендә булганнар, претензия хаты проектын төзүдә ярдәм алу максатыннан, Чаллы территориаль органы офисына чакырылды. Физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарга мондый хезмәт шундук күрсәтелде.
Почта бүлекчәсенә килүчеләрнең һәммәсенә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе бастырып чыгарган буклетлар өләшенде.
Җәмгыяьтә без барыбыз да күп милләтле бер гаилә кебек яшибез. Димәк, анда чит проблемалар юк дигән сүз. Алар – уртак! Шулай икән, мохтаҗларыбызга игътибарлы булыйк, якыннарыбыз турында кайгыртыйк!