Инвалидлар декадасы кысаларында “Наз”да очрашу булды

2018 елның 14 декабре, җомга

Ел саен 3 декабрьдә бөтен дөнья күләмендә Инвалидлар көне – бөтен игътибарны инвалидларга җәлеп итү һәм аларны җәмгыять тормышына интеграцияләүгә юнәлдерелгән халыкара чара билгеләп үтелә.

2018 елның 11 декабрендә декада кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Балтач муниципаль районында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә өлкән яшьтәге кешеләр, инвалидлар белән әңгәмә үткәрде. 

Әңгәмә барышында чарага җыелган халык игътибарына “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре җиткерелде. Сыйфатсыз товарларны кире кайтару, алыштыру, гарантия ремонтын һәм товарның сыйфатын тикшерүне үткәрү сроклары, формасы, габаритлары, фасоны, төсе, үлчәме яки комплектациясе буенча яраксыз булып чыккан товарны алыштыру мөмкинлеге турында аңлатмалар бирелде. Чарада катнашучыларга һәр кулланучының куллану базарында акны-карадан аера, үх хокукларын яклый белергә тиешлеге, ә инде кирәк булган очракларда Татарстан  Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре ярдәменә исәп тотып булуы билгеләп үтелде.

Очрашуда катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларның һәммәсенә тулы җаваплар ишетеп, мондый чараларны алга таба да уздырырга теләк белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International