2018 елның 28 ноябрендә Теләче муниципаль районы башкарма комитеты залында районда хәмер продукциясен сатучы оешмалар белән киңәшмә үткәрелде.
Киңәшмәне Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Әмин улы Миңнегулов үткәрде.
Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы хәмер, сыра әйләнешенә бәйле закондагы яңалыклар турында доклад белән чыгыш ясады. Ул, хәмер продукциясен маркасы буенча учетка алу ягынан, сәүдә объектларының ЕГАИСта эшләүгә әзерлегенең мөһимлеген басым ясап әйтте.
Шулай ук киңәшмәдә “Алкоторг” ҖЧҖнең сатулар бүлеге начальнигы Илгизәр Гыйлаҗев һәм «Алкоторг» ҖЧҖнең «Белый кремль» сырасын сату буенча супервайзеры Рөстәм Сәлахов катнашты. Алар чарага җыелган халыкны перезентацияләр ярдәмендә «Белый кремль» заводы һәм шушы сәүдә маркасы белән чыгарыла торган сыра продукциясенең ассортименты белән таныштырды. Әлеге белгечләр шулай ук хәмер продукциясен маркасы буенча учетка алу ягыннан ЕГАИС системасында эшләү тәртибен аңлатты.