Әтнә районында “Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча үткәрелгән олимпиада призерын бүләкләү булды

2018 елның 14 декабре, җомга

2018 елның 12 декабрендә, Россия Федерациясе Конституциясе көнендә, ТР Әтнә муниципаль районының Түбән Көек гомуми белем бирү мәктәбенең актлар залында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина бөтен мәктәп укучысы һәм укытучылар алдында тантаналы төстә “Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча республика олимпиадасы призеры, 9 нчы сыйныф укучысы  Мәрданова Алия Айрат кызына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Р.Т.Борһанов  һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җ.Й.Әхмәтханов кул куйган  II дәрәҗә диплом, исемле кубок, медаль  һәм кыйммәтле бүләк, әлеге уңган-булган кызны олимпиадага әзерләгән укытучысы Хәбибуллин Рамил Шамил улына исә Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Территориаль орган хезмәткәре олимпиада, аның этаплары турында сөйләде, республика олмипиадасының, анда җиңүнең югары дәрәҗәдәге әһәмиятен искәртеп, мәктәп укучыларының алга таба да олимпиадаларда актив һәм нәтиҗәле катнашуына ышаныч белдерде, укучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге белемнәрне тагын да ныграк үзләштерү, республиканың лаеклы гражданнары булып үсү теләкләрен җиткерде.

Олимпиада призеры һәм аның остазы, үз чиратында, олимпиаданы оештыручыларга, аларны яклау-хуплауга, кыйммәтле бүләкләргә чиксез рәхмәтләрен һәм ихтирамлы мөнәсәбәтләрен белдерде.

Белемдә – көч!

Яңа җиңүләр көтеп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International