2018 елның 6 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре бер гражданинның “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына җибәрелгән мөрәҗәгате буенча административ тикшерү кысаларында Нурлат шәһәренең “Жасмин” кибетендә булып кайтты.
Әлеге кибеттә хосусый эшмәкәр һәм җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять хуҗалык эшчәнлеге алып бара.
Тикшерү барышында хосусый эшмәкәрнең сатудагы сырага документларының тиешенчә рәсмиләштерелмәгәнлеге: товар-транспорт накладноенда мөхере, вазыйфаи затның имзасы, продукцияне кабул итеп алу датасы булмавы билгеләнде.
Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең исә алкогольле продукцияне учетка алуның билгеләнгән тәртибен бозуы ачыкланды: сатучының киштәсендә касса чегы сугылган 0,25л сыешлы 3 шешә аракы “кукраеп” утыра иде. Төнлә сатып җибәрү өчен сатучы аларны әнә шулай алдан ук әзерләп куйган, күрәсең.
Хәзерге вакытта ачыкланган әлеге закон бозу очраклары буенча материаллар административ хокук бозу турында эшне карап тикшерү стадиясендә ята.