ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә кулланучыларга сәүдә объектында кемнең эшчәнлек алып баруы турында күрсәтелмәвенә, ягъни сәүдә объектларында кулланучы почмагы булдырылмавына шикаятьләр белән “кайнар линия” телефонына шалтыратулар ишәйде.
Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре, законнарны үтәү һәм халыкка хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту максатыннан, “Кулланучы почмагы”на нинди таләпләр куелуы турында мәгълүматлар әзерләде.
Сәүдә һәм халыкка хезмәт күрсәтүләр белән шөгыльләнүче һәрбер оешма предприятиенең эш вакытында кулланучыны кызыксындырган мәгълүмат белән танышу мөмкинлеге булдыруга бурычлы. “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, № 2300-1 РФ Законы нигезендә, кулланучының әлеге хокукы Законның 8-11 статьяларында билгеләнгән.
Предприятие турында күрсәтелергә тиешле барлык мәгълүматлары һәм шикаятьләр кенәгәсе булган махсус җиһазланылган мәгълүмати стенд “Кулланучы почмагы” дип атала.
“Кулланучы почмагы”на түбәндәге документлар урнаштырылырга тиеш:
Шулай ук анда кайбер категориядәге товарларны сатуга бәйле мәгълүматлар да урнаштырылырга мөмкин. Мәсәлән, балигъ булмаганнарга спиртлы эчемлекләр һәм тәмәке сатуны тыю һәм моңа карата җаваплылык турында. Кулланучы почмагы күренеп торган урынга урнаштырылырга тиеш. Сатып алучыларга, әлеге почмак янына килеп, андагы документлар белән танышу мөмкинлекләрен тудыру шарт.
Дөрес итеп эшләнеп урнаштырылган “Кулланучы почмагы” – сәүдә объекты имиджын тәшкил итүче әйберләрнең берсе һәм кулланучыларга сыйфатлы хезмәт күрсәтү нигезе!