Олимпиадада – 6 ел

2018 елның 17 декабре, дүшәмбе

Чүпрәле районы гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары инде 2013 елдан бирле “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән тема буенча республика олимпиадасында катнашып килә. Чүпрәле районының Иске Чүпрәле 1нче урта гомуми белем бирү, Чүпрәле күп профильле лицей укучылары 2016, 2017 елларда төрле номинацияләрдә призерларга әйләнде.

2018 елның 13 декабрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ф.Ф.Гаязетдинова, контрольлек-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Г.Х.Йосыпова Иске Чүпрәле күп профильле лицееның мәктәп линейкасында 10 сыйныф укучысы Д.Ф.Мәүлихановны олимпиадага әзерләгән тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Д.Л.Аттинны бүләкләде. Мәүлихановның инде менә икенче ел рәттән өченче этапка үтүен, әмма йомгаклау әңгәмәсенә узу өчен тиешле күләмдә балл җыеп бетерә алмавын, шуңа да карамастан, егетнең киләсе елда да олимпиадада катнашырга әзер булуын билгеләп үтәргә кирәк. Тырыш егетнең укытучысы Д.Л.Аттинга “Татарстан Республикасында куллану белеме системасын үстерүдәге өлеше өчен” ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесенең Рәхмәт хаты тапшырылды. Бүләкләү тантанасында лицей директоры Н.Н.Маркова һәм укытучылар катнашты.

Территориаль орган белгечләре балалар белән хушлашканда, киләсе – 2019 елда да кулланучылар хокукларын яклау буенча республика олимпиадасында катнашырга тәкъдим итте.  Чарага җыелган укучылар һәм укытучыларның һәркайсына кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле темаларга багышланган буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International