2018 елның 18 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы була

2018 елның 17 декабре, дүшәмбе

2018 елның 18 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы үткәрелә. Анда ярымтатлы традицион күбекле шәрабләр (Россия шампан шәрабе) дегустацияләнәчәк.

Дегустациягә Россия Федерациясе территориясендә җитештерелгән 15 шампан шәрабе үрнәге тәкъдим ителә.

Дегустациягә чыгарылыучы үрнәкләрнең ваклап сату бәясе –  0,75 л сыешлы бер шешәсе өчен 164 – 319 сум. Үрнәкләр шәһәребезнең сәүдә челтәреннән сатып алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International