Декабрь аенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре хәйрия акциясендә: Яшел Үзән районы Айшә авылында урнашкан “Песи һәм маэмай” приюты (https://vk.com/catndogme) өчен акча җыюда катнашты.
Барлыгы 3 315 сум күләмендә акча җыелды. Хәзерге вакытта приютта 400 эт һәм 30 мәче яшәвен билгеләп үтик. Аларның барысы да – урамнан табып алынган мәхлукләр. Приют фәкать хәйрия акчаларына яши, аңа бернинди дә дәүләт ярдәме күрсәтелми.
“Песи һәм маэмай” – приют кына түгел, бәлки әле хәйрия фонды да. Аның максаты – хайваннарны яклау-саклаудан тыш, балаларга әхлак тәрбиясе бирү дә. Фонд мәктәпләрдә даими рәвештә “игелеклелек дәресләре” үткәреп килә. Аларда балаларга яклаучысыз хайваннарга ярдәм итүнең мөһимлеге турында аңлатыла.
Һәрбер хайван да, кеше кебек, яшәүгә, ярату һәм җылы түбә астында гомер кичерүгә хокуклы. “Песи һәм маэмай” приюты, шулай ук башка приютлар һәм фондлар ярдәмендә бик күп хайваннарның тормышы сакланып калды, тугры дуслары пәйда булды. Хайваннарның да, кеше кебек үк, авыртуны, шул исәптән күңел җәрәхәтен сизүләрен онытырга ярамый. Шулай икән, үзебездән аз гына булса да өлеш кертеп, дөньяны яхшыртуга көчебезне кызганмыйк!