Чаллы шәһәрендә ведомствоара комиссия узды

2018 елның 17 декабре, дүшәмбе

2018 елның 13 декабрендә Чаллы шәһәрендә Законсыз эшмәкәрлеккә каршы ведомствоара комиссиянең алкогольле һәм спиртлы продукцияне сату өлкәсендә закон таләпләрен үтәү мәсьәләсе буенча чираттагы утырышы булып узды.

Комиссия эшендә башкарма комитетның икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү идарәсе начальнигы Г.В.Гыйлаҗева, шәһәр прокуратурасы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсе, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре катнашты.

Комиссия утырышына, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуларга юл куймау максатыннан, гамәлдәге законнар белән “дус булмаган”, ягъни аларны кат-кат бозган хосусый эшмәкәрләр чакырылды. Сәүдә объекты муниципаль милектә булган очракта, мондыйларга карата  килешүле мөнәсәбәтләрне суд тәртибендә өзү мәсьәләсен карау һәм контрольлек итүче барлык органнарга башкарма комитет вәкилләре белән берлектә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау эшен дәвам итү буенча карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International