Буа районында бүләкләү

2018 елның 17 декабре, дүшәмбе

 “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән темага республика олимпиадасы 2013 елдан башлап үткәрелеп килә. Биш олимпиадада Буа районы гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары да актив катнашты. 2013, 2016, 2017 елларда ТР Буа шәһәренең 2нче лицееннан барлыгы 5 бала төрле номинацияләрдә җиңде. 2018 елда Буа районының 10нан артыграк гомуми белем бирү мәктәбеннән җәмгысе 191 заявка алынды. Икенче этапка 14 укучы узды, эссе язганнан соң ТР Буа шәһәренең 2 нче лицееннан, Буа муниципаль районының Кырык Садак урта гомуми белем бирү мәктәбеннән ике укучы калды.

2018 елның 13 декабрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ф.Ф.Гаязетдинова, контрольлек-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Р.Р.Хәбибуллин Кырык Садак урта гомуми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары М.М.Габбазовка, Ф.Ф.Хәмидуллинага бүләкләр тапшырды. Кырык Садак урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы М.М.Габбазов – олимпиадага 8 нче сыйныф укучысы А.Р.Шәрәфетдинованы, ә инде Буа шәһәре 2 нче лицее мөгаллимәсе Ф.Ф.Хәмидуллина 11нче сыйныф укучысы И.И.Сираҗетдинованы әзерләгән. Олимпиадада катнашкан бу тырыш кызлар йомгаклау әңгәмәсенә узу өчен тиешле күләмдә балл җыя алмасалар да, Казан шәһәрендә үткән олимпиадада катнашкан башка егет-кызлар белән аралашудан бик тә канәгать калган. Аларның укытучылары – М.М.Габбазовка, Ф.Ф.Хәмидуллинага “Татарстан Республикасында куллану белеме системасын үстерүдәге өлеше өчен” ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бүләкләү тантанасында мәктәп һәм лицей директорлары катнашты. Территориаль орган белгечләре укучыларга киләсе – 2019 елда үтәчәк кулланучылар хокукларын яклау буенча республика олимпиадасында да катнашырга тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International