2018 елның 14 декабрендә Әлмәт шәһәре башкарма комитетының зур залында хәмер базарындагы вәзгыятьне контрольлектә тоту буенча ведомствоара район комиссиясе утырышы булып узды. Утырышны башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары А.Н.Подовалов алып барды. Чараның көн тәртибенә, төп мәсьәлә буларак, ваклап сату сегментында акциз маркалары буенча хәмер продукциясе учетын алып бару тәртибе кертелгән иде. Әлеге тема буенча «Алкоторг» ҖЧҖ вәкилләре: «Татспиртпром» АҖнең баш метрологы К.А.Ефимов, «Облако» ҖЧҖ генераль директоры Р.И.Зарипов, «Алкоторг» ҖЧҖ директоры урынбасары И.И.Таһиров чыгыш ясады. Киңәшмәдә шулай ук «Алкоторг» ҖЧҖ директорының сатулар буенча урынбасары Д.Ю. Свистунов катнашты. ЕГАИСта акциз маркалары буенча учет алып бару алкоголь продукциясе тутырылган һәрбер шешәнең җитештерүчедән ваклап сатучыга кадәрге хәрәкәтен контрольдә тотуны тәэмин итәчәк, дип басым ясап әйтелде.
Бу көнне юлларның бик нык бозлавыклы булуына карамастан, 186 кеше сыйдырышлы зал тулы диярлек иде. Киңәшмәгә иң ерак авыллардагы эшмәкәрләр дә килде, анда шулай ук федераль сәүдә челтәрләре вәкилләре дә бар иде. Видео-презентация ярдәмендә, җитештерүче заводтан алып, күпләп сату һәм, ниһаять, ваклап сату өлкәсенә кадәр, чылбырның барлык буыннарында акциз маркалары буенча хәмер продукциясе учетын алып бару тәфсилләп аңлатылды.