Киләчәгебез – аларның кулында

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

14 декабрь көнне ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Э.Милочкина «ФОРПОСТ» директоры А.В.Алексеев һәм ПДН инспекторы Е.Ф.Бажанова белән берлектә Зәй муниципаль районы 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары белән очрашу үткәрде.

Очрашуның беренче өлеше бүләкләүгә багышланды. “Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча укучылар арасында үткәрелгән олимпиадада актив катнашкан өчен” номинациясендә олимпиада призеры Горева Анастасиягә, шулай ук уңган-булган кызны олимпиадага әзерләүгә булышкан тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы В.В.Колесовка бүләкләр тапшырылды. Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре чарага җыелган халык игътибарына тагын бер тапкыр “Кулланучылар хокукларын яклау турында” законны белү зарурилыгы, ел саен үткәрелеп килә торган республика олимпиадасы  турында сөйләде.

Очрашуның икенче өлешендә укучыларга яшьләр арасында хәмер куллануның зыяны һәм аянычлы нәтиҗәләре турында лекция укылды. Сәламәт тормыш рәвеше – хәмер бәйлелегенә төшмәс өчен төп кагыйдә әнә шул. Кеше күпкырлы тормыш алып барырга тиеш. Көн саен спорт белән шөгыльләнергә,  тормышын мәдәни чаралар белән ешрак баетырга, дип аңлатылды. Аерым алганда, белгечләребез чара кысаларында соңгы елларда Россиядә үсмерләр һәм яшьләр арасында хәмерне, бигрәк тә сыраны чамасын белми куллану  тенденциясе күзәтелүен искәрттте. Популяр эчемлекләр структурасына анализ ясау нәтиҗәсендә сыраның укучылар арасында кулланыла торган эчемлекләр арасында беренче урында тору билгеләнгән, дип басым ясап әйтелде.

Үсмерләр арасында хәмер куллануның аянычлы нәтиҗәләре зурлар арасындагы эчкечелектән җитдирәк һәм куркынычрак. Чөнки бу чорда кешенең барлык мөһим системалары һәм функцияләре үсә. Ә хәмернең бу процессларга йогынтысы – коточкыч начар. Беренчедән, хәмерне күп куллану үсмернең хәтере начараюга китерергә мөмкин.  Шулай ук хәмер эчемлекләренең үсмерне хокуккка каршы гамәлләргә этәрүе турында да онытырга ярамый. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International