Тәтеш районында олимпиада призерларын бүләкләү

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

“Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе кысаларында “Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча республика олимпиадасы призерларын бүләкләү булды. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Ф.Г.Хамматов үзенең кереш сүзендә район активын 2013 елдан 2018 елга кадәр һәр ел саен үткәрелеп килүче олимпиада нәтиҗәләре турында сөйләп үтте. Җитәкче урынбасары ТР Тәтеш муниципаль районы Олы Тархан урта гомуми белем бирү мәктәбенең (директоры – Р.И.Шагаев) инде менә дүрт ел буе олимпиадада актив катнашуын искәртте.  Әйтергә кирәк, олимпиадада катнашу чорында мәктәпнең 8 укучысы төрле номинацияләрдә җиңүчеләргә әйләнде. 2015 елда – 1, 2016 елда – 2,  2017 елда - 2, 2018 елда – 3 бала җиңде. 2016 елда Олы Тархан урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Вахитова Алсу 3 дәрәҗә диплом һәм кыйммәтле приз белән бүләкләнде. Мәктәпкә менә инде өч ел рәттән “Кулланучылар хокукларын яклау буенча республика олимпиадасында актив катнашкан өчен” дигән Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылып килә. Бу уңышларда мәктәп директоры Расыйх Интал улы  Шагаевның өлеше гаять зур. Бүләкләрне район хакимияте башлыгы Р.Х.Сафиуллов һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Ф.Г.Хамматов тапшырды. Бу көнне 10 сыйныф укучысы Саймуллина Екатерина Владимировна “Куллану белемнәре нигезләрен өйрәнүдәге уңышлары өчен” дигән Мактау грамотасы белән бүләкләнде. 9 нчы сыйныф укучысы Әбделханова Миләүшә Илфат кызына – “Куллану белемнәрен үзләштерүдәге активлык һәм максатка омтылышлылык өчен” грамотасы,  шул ук 9 нчы сыйныф укучысы  Чумарина Диләрә Илгиз кызы “Җиңүгә һәм куллану белемнәрен өйрәнүгә омтылыш өчен” грамотасы белән бүләкләнде. Номинацияләр буенча призерларның һәммәсенә бүләкләр тапшырылды. Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы Олы Тархан урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры – җәмгыять белеме  укытучысы Расыйх  Интал улы Шагаев “Татарстан Республикасында куллану белеме системасын үстерүдәге өлеше өчен” Рәхмәт хатына лаек булды. Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы Олы Тархан урта гомуми белем бирү мәктәбе үзе исә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесенең “Кулланучылар хокукларын яклау буенча республика олимпиадасында актив катнашу һәм Татарстан Республикасында куллану белеме системасын үстерүдәге югары казанышлары өчен” дигән Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Соңыннан ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Ф.Г.Хамматов гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде.  Чарада ике кулланучы сыйфатсыз товар сатып алу мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итте. Сорауларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге закон нигезендә квалификацияле, тулы җаваплар, киңәш-табышлар бирелде.

Күчмә кабул итүдән соң Ф.Г.Хамматов 2018 елның 11 ае йомгаклары буенча Тәтеш районында хәмер базарының торышы буенча киңәшмәдә катнашты. Киңәшмәгә авыл җирлекләре башлыклары, район полиция бүлеге хезмәткәрләре, Тәтеш райпосы рәисе чакырылган иде. Чарада районның авыл җирлекләре буенча хәмер продукциясен сату, акциз маркалары буенча алкоголь продукциясе учетын алып баруны гамәлгә кертүнең барышында сәүдә объектларының өзлексез эшчәнлеген тәэмин итү, яңа ел бәйрәмнәре алдыннан алкогольле, спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуларны ачыклау һәм мондый очракларны булдырмый калу мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International