2018 елның 17 декабрендә Теләче районы Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбендә кулланучылар хокуклары яклау буенча республика олимпиадасы призерына бүләк тапшыру тантанасы булды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Илдар улы Кадыйров “Куллану белемнәрен үстерүдә тырышлык һәм ныклык өчен” номинациясендә призер – 10 нчы сыйныф укучысы Шәрипова Ләйсән Фәнис кызына кыйммәтле бүләк һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Р.Т.Борһанов, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җ.Й.Әхмәтханов кул куйган Мактау грамотасы тапшырды. Шулай ук география һәм җәмгыять белеме укытучысы Рузилә Сәетша кызы Гарифуллина да Рәхмәт хаты һәм бүләккә ия булды.
Булат Илдар улы үзенең тәбрикләү сүзендә әлеге олимпиаданы үткәрүнең әһәмияте, аның төп этаплары, соңгы алты ел эчендә катнашучылар саны турында сөйләп үтте.
Шул ук көнне тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары: Диләрә Мәүлетҗан кызы Бикчәнтәевага (Теләче районының Ф.Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта гомуми белем бирү мәктәбе), Ләйсән Мәҗит кызы Емельяновага (Саба районы Шәмәрдән лицее), Раилә Илгиз кызы Йосыповага (Саба районы Корсабаш урта гомуми белем бирү мәктәбе) да Рәхмәт хатлары тапшырылды.