Актаныш районы мәктәпләренең иң актив укучыларын бүләкләү булды

2018 елның 19 декабре, чәршәмбе

17 һәм 18 декабрь көннәрендә Актаныш районы укучылары арасыннан “Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча олимпиада призерларын бүләкләү булып узды. Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тантаналы төстә олимпиада призерларына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Р.Т.Борһанов, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җ.Й.Әхмәтханов имзалаган дипломнар һәм грамоталар, исемле кубок һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Актаныш авылы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының 11 нче сыйныф укучылары  Нуртдинов Динар Илсөяр улын һәм Нуртдинов Дамир Илсөяр улын җиңү белән котлыйбыз! Бу тырыш егетләргә Яңа ел алдыннан укуларында зур уңышлар һәм куелган максатларына ирешүләрен телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International