“Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча республика олимпиадасы 2013 елдан бирле үткәрелеп килә. Яшел Үзән районы гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары инде алты ел дәвамында анда актив катнаша. 2013 елда ТР Яшел Үзән муниципаль районының 3нче гимназиясе 11 нче сыйныф укучысы А.Р.Гыйльмановага 2 дәрәҗә диплом тапшырылды, ТР Яшел Үзән муниципаль районының 1 нче лицее 9 сыйныф укучысы Арнст.Я.И. – “Тырышлылык һәм җиңүгә омтылыш өчен”, 2015 елда ТР Яшел Үзән муниципаль районының 14 нче лицее 10 сыйныф укучысы Тяпкова Е.В – “Куллану белемнәрен үзләштерүдә активлык һәм максатка омтылышлылык өчен”, 2018 елда ТР Яшел Үзән муниципаль районының 1 нче лицее 10 нчы сыйныф укучысы Малышкин Р.Р. – шул ук “Куллану белемнәрен үзләштерүдә активлык һәм максатка омтылышлылык өчен” номинацияләрендә бүләкләнде.
Олимпиада өч этапта узды. 1нче этабы – тест язудан, 2 нче этабы – эссе язу, 3 нче этабы – конкурста катнашучылар белән билетләр буенча телдән сорау-җавап рәвешендә әңгәмә һәм тесттан гыйбарәт булды. 2018 елда, алдагы еллардагы белән чагыштырганда, олимпиадада катнашуга заявкаларның күбрәк тапшырылганлыгы билгеләнде. Район һәм шәһәрнең 11 гомуми белем бирү мәктәбеннән: ТР Яшел Үзән муниципаль районының Свияжск төп гомуми белем бирү мәктәбе, ТР Яшел Үзән муниципаль районының 1нче лицее, ТР Яшел Үзән муниципаль районының 14 нче лицее, ТР Яшел Үзән муниципаль районының 5 нче гимназиясе, ТР Яшел Үзән муниципаль районының 3 нче гимназиясе, ТР Яшел Үзән муниципаль районының Айшә урта гомуми белем бирү мәктәбе, ТР Яшел Үзән муниципаль районы Осиново авылының В.В.Карпов исемендәге лицее, ТР Яшел Үзән муниципаль районының А.С. Пушкин исемендәге 9 нчы лицее, ТР Яшел Үзән муниципаль районының 17 нче төп гомуми белем бирү мәктәбе, ТР Яшел Үзән муниципаль районының 10 нчы гимназиясе, ТР Яшел Үзән муниципаль районының Нурлат урта гомуми белем бирү мәктәбеннән 210 укучы (2017 елда – 65) заявка тапшырды. Икенче этапка 31 укучы үтте, шул исәптән 8-9 сыйныфлардан – 15, 10-11сыйныфлардан – 16 укучы. Эссе язганнан соң өч укучы калды: ТР Яшел Үзән муниципаль районының 1нче лицееннан – 2, ТР Яшел Үзән муниципаль районының 14 нче лицееннан 1 укучы өченче этапка үтте. Ә инде ТР Яшел Үзән муниципаль районы 1нче лицееның 10 сыйныф укучысы призерга әйләнде. Калган ике бала ймгаклау әңгәмәсенә узу өчен тиешле күләмдә баллар җыя алмады.
2018 елның 12 декабрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы начальнигы М.В.Тихонова, эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ф.Ф.Гаязетдинова 1 нче лицейның завучы И.Л. Лебедев катнашында “Куллану белемнәрен үзләштерүдәге активлык һәм максатка омтылышлылык өчен” номинациясендә олимпиада призерын – 10нчы класс укучысы Малышкин Руслан Руслан улын бүләкләде. Әлеге номинациядәге призерга грамота һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Автономова Альбина Рәшит кызына “Татарстан Республикасында куллану белеме системасын үстерүдәге өлеше өчен” ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Рәхмәт хаты тапшырылды. Сыйныфташлары Русланны җылы котлап, 2019 елда кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча олимпиадада катнашуга теләк белдерде. Шул ук көнне ТР Яшел Үзән муниципаль районының 14нче лицее тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Кашарина Вера Михайловнага “Татарстан Республикасында куллану белеме системасын үстерүдәге өлеше өчен” ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесенең Рәхмәт хаты тапшырылды.