2018 елның 18 декабрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгече ТР Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитетының куллану базары белгече белән берлектә Күп функцияле үзәкнең Яшел Үзән районы филиалында кулланучылар өчен кулланучылар хокукларын яклау буенча консультация үткәрде. Чараның буласы турында «Зеленодольская правда» газетасы, үзәкнең мәгълүмат стендында урнаштырылган белдерү аша халыкка алдан ук хәбәр итеп куелган иде. Анда район һәм шәһәрдә яшәүче 4 кеше катнашты. Кулланучыларны асылда сыйфатлы, шулай ук сыйфатсыз товарлар сатып алганда үзләренең нинди хокукларга ия булу мәсьәләсе кызыксындырды. Әйтик, мөрәҗәгать итүчеләр арасыннан берсе электрон китап сатып алган, әмма файдалану барышында китап битләре ачылмый башлаган; икенче берсе мәктәп укучысы өчен дәреслек сатып алган, әмма аның эчтәлеге “не то” булып чыккан; тагын бер ханым өйгә алып кайткач кына яңа чәшке тунының тегелеше үзенә ошамавын аңлап алган. Бер кулланучыны өйдә булмаган вакытка коммуналь түләүләрне яңадан исәпләү мәсьәләсе кызыксындырды. Белгечләребез барлык сорауларга “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, №2300-1 ФЗ нигезендә квалификацияле, тулы җаваплар бирде. Чара барышында кулланучыларга үзләренең хокукларын яклау өлкәсенә кагылышлы төрле буклетлар һәм белешмәлекләр таратылды.