2018 елның 20 декабрендә Арча муниципаль районында Яңа Кырлайның авыл советы бинасында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров, эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина авыл җирлеге башлыгы Г.Г.Сәфәров катнашында авыл халкы белән очрашу үткәрде.
Очрашуда сыйфатлы товарларны алыштыру һәм кире кайтару очракларында гражданнарның хокукларын яклауга; товарларга экспертиза үткәрүгә; сыйфатсыз товар өчен түләнгән акчаны кире кайтарып алуга; претензия кую тәртибе һәм срокларына кагылышлы сорауларына җаваплар бирелде.
Чарага җыелган халыкка товар һәм сатучы турында нинди мәгълүматларның күрсәтелергә тиешлеге, килеп туган теге яки бу хәлләрдә үзләрен ничек яклый алулары аңлатылды. Шулай ук “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасының эше турында да искә алып үтелде.
Чара азагында авылда яшәүчеләргә брошюралар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды.