Яңа ел – бигрәк тә балаларның зарыгып көтеп алынган иң күңелле бәйрәме. Хәер, балалар гына түгел, без үзебез дә аннан ниндидер могҗизага, бүләкләргә өметләнәбез. Бу Яңа ел алды көннәрендә Түбән Кама территориаль органы карамагындагы районнарның кайбер мәктәпләрендә “Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча республика олимпиадасында катнашкан егет-кызларны һәм аларның укытучыларын бүләкләү тантанасы булып узды.
Түбән Кама территориаль органы начальнигы Ришат Нәфыйков, эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Евгения Чернова аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтү буенча 27 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе, инглиз телен тирәнтен өйрәтү буенча 33 нче урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә укучыларга Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырды. Шулай итеп, Чайка Анастасия Александровна (11 нче сыйныф) “Куллану белемнәре нигезләрен өйрәнүдәге казанышлары өчен” номинациясендә, Оруджева Дина Самир кызы (9 нчы сыйныф) “Җиңүгә һәм куллану законнарын өйрәнүгә омтылыш өчен” номинациясендә, Сәмигуллин Рәҗих Илфир улы “Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча укучылар арасында үткәрелгән олимпиадада актив катнашкан өчен” номинациясендә бүләкләргә ия булды. Чаралар кысаларында шулай ук бу тырыш укучыларның остазларына – С.А.Гурьяновага, Е.А.Гиждеван, Н.Н.Галикеевага “Татарстан Республикасында куллану белеме системасын үстерүдәге өлеше өчен” Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.
Олимпиаданың өченче этабына үтеп тә, йомгаклау әңгәмәсенә узу өчен баллары җитеп бетмәгән укучыларны да билгеләп үтәсе килә. Болар – Түбән Кама шәһәреннән: Кириллов Владислав (33 нче мәктәп), Орлов Роман (Кадетлар корпусы), Заздравин Андрей (15 нче мәктәп), Нуртдинова Ильзирә (2 нче гимназия); Сарман районыннан – Сафин Роман (Петрозаводск мәктәбе); Мөслим районыннан – Волкова Вероника (Рус Шуганы мәктәбе). Аларның укытучыларына Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Быелгы олимпиадада катнашучыларның һәркайсына рәхмәт белдереп, “Яңа очрашуларга кадәр!” дип калабыз!