2018 елның 21 декабрендә Болгар шәһәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы начальнигы А.А.Панов Россия Эчке эшләр министрлыгының Спас районы буенча бүлеге начальнигы А.Ю.Судариков белән очрашты.
Контрольлек итүче һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләренең даими эшләвенә карамастан, 2018 елның 9 ае йомгаклары буенча районның Татарстан Республикасында хәмер продукциясен ваклап сату базарларындагы хәлләрне бәяләү күрсәткечләре буенча республика рейтингында иң соңгы урыннарның берсендә торуы билгеләп үтелде.
Шуңа күрә, алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм кисәтү: көмешкә сату фактларына, район территориясенә контрафакт хәмер кертүгә юл куймау, уртак рейдлар үткәрү максатыннан, уртак эш юнәлешләре каралды.