2018 елның 13 декабрендә, Әлки муниципаль районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм мондый очракларны булдырмый калу буенча ведомствоара комиссия утырышы карарларын үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Чистай территориаль органы белгечләре белән Эчке эшләр министрлыгы Әлки районы буенча бүлеге хезмәткәрләренең уртак рейды оештырылды.
Базарлы Матак авылы янәшәсеннән узучы Алексеевск - Высокий Колок автомобиль юлында, алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм мондый очракларны булдырмый калу максатыннан, видеотеркәү җиһазыннан файдалану нигезендә, транспорт чараларын тикшерү оештырылды.
Рейдта 23 җиңел һәм 17 йөк машинасын тикшерү барышында легаль булмаган алкогольле һәм спиртлы продукция табылмады.