Апас районында ведомствоара комиссия утырышы узды

2018 елның 24 декабре, дүшәмбе

2018 елның 19 декабрендә Апас муниципаль районы ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды.

Комиссия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җ.Й.Әхмәтханов, Апас муниципаль районы хакимияте башлыгы Р.Н.Заһидуллин, прокуратура, Россия Эчке эшләр министрлыгының Апас районы буенча бүлеге,  Роспотребнадзор, «Алкоторг» ҖЧҖ вәкилләре, шулай ук җирлекләр башлыклары катнашты.

Комиссия Апас районы хәмер базарындагы гомуми вәзгыятькә кагылышлы мәсьәләләрне карады. Татарстан Республикасында хәмер базарын сату буенча җирле базарлардагы хәлләрне бәяләү индикаторлары каралды. Бу җәһәттән Апас районы күрсәткечләренә аерым тукталып үтелде. Алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуларны ачыклау, мондый очракларны кисәтү эшен яхшырту, “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасыннан нәтиҗәлерәк файдалану зарурилыгына күрсәтеп үтелде.

Җ.Й.Әхмәтханов үзенең чыгышында фәкать контрольлек итүче, хокук саклау органнары һәм җирле үзидарә органнарының уртак эше белән генә алкогольле, спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешенә каршы көрәшнең уңай нәтиҗәләргә китерәсен басым ясап әйтте. Комиссия эшенең нәтиҗәсен арттыру өчен, районның хәмер базарындагы хәлләрне яхшырту максатыннан конкрет карарларга килү өчен, хәмер базары торышына системалы төстә анализ ясау тәкъдим ителде.

Комиссия эшеннән соң Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җ.Й.Әхмәтханов гражданнарны кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International