Апас районында бүләкләү

2018 елның 26 декабре, чәршәмбе

Апас районы гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары инде 2013 елдан бирле “кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча республика олимпиадасында катнашып килә. Быел, алдагы еллардагы белән чагыштырганда, олимпиадада катнашуга заявкаларның күбрәк тапшырылганлыгын искәртик. Апас районының 11дән артыграк мәктәбеннән 159 укучы (2017 елда – 65) әлеге чарада катнашты. Икенче этапка 10 укучы узды, эссе язганнан соң ТР Апас муниципаль районы Каратун урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы өченче этапка үтүгә иреште. 2018 елның 25 декабрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ф.Ф.Гаязетдинова, контрольлек-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Г.Н.Габдрахманова Каратун урта гомуми белем бирү мәктәбе линейкасында өченче этапка  – тест этабына узган булдыклы кыз – 11 нче сыйныф укучысы Зиннәтуллина Венера Ильяс кызын олимпиадага әзерләгән тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы А.Д.Гаффарованы котлады. Мөгаллимәгә “Татарстан Республикасында куллану белемнәре системасын үстерүгә керткән өлеше өчен” ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесенең Рәхмәт хаты тапшырылды. Бүләкләү тантанасында мәктәп директоры И.И.Фәхретдинов һәм лицей укытучылары катнашты.

 2016 елда  Апас урта гомуми белем бирү мәктәбеннән дә ике укытучының республика олимпиадасында катнашкан өчен рәхмәт хатлары белән бүләкләнгәнлеген билгеләп үтәргә кирәк. Территориаль орган белгечләре, мәктәп укучылары белән хушлашып, балаларга 2019 елда да кулланучылар хокукларын яклау буенча республика олимпиадасында катнашырга тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International