Кайбыч районы мәктәпләре укучылары олимпиадада биш тапкыр катнашты инде

2018 елның 26 декабре, чәршәмбе

Кайбыч районы мәктәпләре укучылары 2013 елдан бирле “Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча үткәрелеп килүче республика олимпиадасында биш тапкыр катнашты инде. 2018 елда Кайбыч районының 8 гомуми белем бирү мәктәбе укучылары әлеге  чарада үзләренең көчен сынады. ТР Кайбыч районыннан Надеждино, Зур Подберезье, Хуҗахәсән авыллары мәктәпләре укучыларының бу олмипиадада ел саен бик актив төстә катнашып килүләрен билгеләп үтәргә кирәк.  Олимпиадада катнашучы буларак теркәлгән 59 укучының 7се икенче этапка үтте, эссе язганнан соң өч укучы өченче этапка узуга иреште.

 2018 елның 25 декабрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ф.Ф.Гаязетдинова Зур Подберезье урта гомуми белем бирү мәктәбендә 11 нче сыйныф укучысы Е.А.Нагоркинаны олимпиадага әзерләгән тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Л.Н.Горбунованы; Надеждино төп гомуми белем бирү мәктәбендә 8 нче сыйныф укучысы А.Л.Гусеваны олимпиададага әзерләгән рус теле һәм әдәбияты укытучысы С.А.Гатинаны; Хуҗахәсән урта гомуми белем бирү мәктәбендә 8 нче сыйныф укучысы Д.О.Долматованы олимпиадага әзерләгән информация укытучысы Н.А.Долматованы бүләкләде. Олимпиадада катнашкан әлеге уңган-булган кызлар өченче – тест этабында катнашты, тик йомгаклау әңгәмәсенә узу өчен генә тиешле күләмдә балл җыя алмады. Шуңа да карамастан, кызларның барысы да Казанда үткән олимпиаданың йомгаклау этабында катнашучылар белән аралашудан бик зур канәгатьлек хисләре кичергән булып чыкты. Укучылар С.А.Гатинага, Л.Н.Горбунова, Н.А.Долматовага “Татарстан Республикасында куллану белеме системасын үстерүгә керткән өлеше өчен” ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.  Бүләкләү процедурасында мәктәпләр директорлары, укучылар һәм укытучылар катнашты. 2015 елда Надеждино төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Т.В.Дорофееваның “Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча укучылар арасында үткәрелгән олимпиадада актив катнашкан өчен” номинациясендә җиңүче буларак танылганлыгын билгеләп үтәргә кирәк. 2017 елда Надеждино төп гомуми белем бирү мәктәбеннән В.Платонова, А.Савельеваның; Зур Подберезье урта гомуми белем бирү мәктәбеннән А.Харчеваның республика олимпиадасының өченче этабында катнашканлыгын искәртик.

Территориаль орган белгече укучыларга киләсе 2019 елда да кулланучылар хокукларын яклау буенча республика олимпиадасында катнашырга тәкъдим итте. Укытучылар укучыларының нәтиҗәләреннән һәм дә бүләкләрдән бик тә канәгать калып, олимпиаданы оештыручылар исеменә җылы рәхмәт сүзләре белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International