Шикле хәмер Яңа елга “барып җитмәде”

2018 елның 28 декабре, җомга

Россия Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы буенча бүлеге икътисадый иминлек һәм коорупциягә каршы көрәш төркеме хезмәткәрләре һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контрольлек-инспекция бүлеге белгечләре белән берлектә үткәрелгән чаралар барышында Мәскәү-Чиләбе юлының  1261нче чакрымында Молдова номерлары белән, шул ук  Молдова Республикасы гражданины “иярләгән” «Мерседес Бенц» маркалы автомобиле туктатылды. Автомобильнең Самара шәһәреннән Уфа ягына таба барышы иде. Транспорт чарасын тикшергәндә, чын мәгънәсендә спиртлы продукция «тавы»на юлыгылды. Продукция,  1,5 литр сыешлы шешәләрдән алып, 6 литрлы шешәләргә кадәр, төрле пластик савытларга тутырылган иде. Хуҗасыннан тартып алынган спиртлы продукциянең гомуми күләме – 872 литр (364 шешә)! Шешәләрнең берсендә дә РФ акциз маркалары күзгә-башка чалынмады.

Хәзерге вакытта әлеге факт буенча административ тикшерү үткәрелә, продукция экспертизага җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International