Узып баручы елда – соңгы очрашу

2018 елның 28 декабре, җомга

2018 елның 25 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Р.Г.Прилукова күп функцияле үзәк филиалы территориясендә Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында яшәүчеләр белән очрашты.

“Бер тәрәзә” принцибы нигезендә дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең халык өчен бик тә уңайлы булуын аңалтып торасы юктыр. Үзәкләр тарафыннан хезмәт күрсәтүләр төрләренең даими рәвештә арта баруы да күңелдә канәгатьлек хисләре уята. Ә инде кулланучылар хокукларын яклау – МФЦ эшчәнлегенең аерылгысыз өлешеннән берсе.

Гражданнарга куллану законнары нигезләре, претензияләр тапшыру һәм  аларны карап тикшерү сроклары, сыйфатсыз товарга түләнгән акчаны кире кайтару тәртибе аңлатылды. Шулай ук чара барышында әңгәмә вакытында килеп туган мәсьәләләр буенча консультацияләр бирелде.

Үзәктә кулланучылар өчен күренеп торган урынга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле темаларга багышланган буклетлар һәм «Вестник потребителя» газетасының соңгы саннары урнаштырылды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International