Хокук бозма!

2019 елның 11 гыйнвары, җомга

Яңа ел бәйрәмнәрендә алкоголь сату зур җитезлек белән алып барыла. Бер тиен өчен закон бозарга әзер торучы намуссыз сатучылар өчен бу бик кулай вакыт.

Әйтик, бәйрәм көннәренең берсендә бик иртәнге сәгатьләрдә Менделеевск кибетләренең берсендә бер шешә сыра сатып җибәрү факты теркәлде.

Эшкуар Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.16 ст. 3 өлеше буенча беркетмә төзү өчен чакыртылды, сатучы белән алкоголь продукциясен сату кагыйдәләре турында әңгәмә уздырылды. Бу эш файдага булыр дип өметләнәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International