ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына зәркән салоннарының берсендә көмеш алкалар сатып алучы яшь кенә ханым мөрәҗәгать итте. Бизәнү әйберен сатып алганнан соң берничә көн узгач ул кысадагы күп санлы ташларның берсе төшкән булуын абайлаган. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре киңәше белән ул салон җитәкчелеге адресына язмача шикаять белдерде, шуңа бәйле рәвештә брак алкалар башкаларына алмаштырылды.