ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Б.И. Кадыйров Балтач муниципаль районы Югары Шубан авылында, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгече Г.Ф.Шакирова һәм Шубан авыл җирлеге башлыгы Р.Р.Мөҗипов катнашында, чираттагы мәртәбә урынга чыгып гражданнарны кабул итте. Очрашу барышында үз проблемалары белән авыл халкы мөрәҗәгать итте. Аларны кызыксындырган барлык сораулар буенча: сыйфаты тиешле дәрәҗәдә булмаган техник катлаулы техника сатып алу, таләпләрне белдерү сроклары, сыйфаты яраклы булмаган товарларны кайтарып бирү сроклары, сыйфатсыз аяк киеменә таләпләр белдерү сроклары, мебель әзерләү һәм китереп бирү заказларын үтәү сроклары турында консультацияләр бирелде.
Урынга чыгып уздырылган чара кысаларында территориаль орган хезмәткәрләре әлеге торак пунктта сәүдә эшчәнлеген гамәлгә ашыручы шәхси эшкуарлар Ф.Р.Вәлиева һәм И.А.Гайсин кибетләрендә семинарлар уздырды. Тиз бозыла торган туклану продуктларының яраклылык срокларын бозмау һәм аларны саклау шартларына махсус игътибар бирелде.
Сатып алучыларга товарлар һәм сатучы турында нинди мәгълүматның бирелергә тиешлеге, сатыла торган товарларга бәяләрнең ни рәвешле рәсмиләштерелүе хакында, товарларның билгеләнгән таләпләргә җавап бирүенең нинди документлар нигезендә раслануы, сыналган үлчәү җайланмасының булу зарурлыгы, теге яки бу бозулар өчен җаваплылык, тикшерүләр уздырганда хуҗалык итүче субъектның хокуклары турында аңлатмалар бирелде.
Очрашуларның урынга чыгып кабул итү барышында уздырыла торган мондый төр форматы ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе өчен традицион була башлады. Авылларга чыгып кабул итү – һәрчак кирәкле. Бу чаралар гражданнарга күп кенә мәсьәләләрне авылдан читкә китмичә, урында хәл итү мөмкинлеген бирә.