2018 елның 17 гыйнварында Теләче районының Олы Нырсы авыл җирлегендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы тарафыннан гражданнар кабул ителде. Әлеге чараның максаты кулланучыларның хокукларын яклау турында законнарны аңлатудан, халыкның кулланучыга кагылышлы белем дәрәҗәсен арттырудан, гражданнарга кулланучыларның хокукларын дәүләти һәм иҗтимагый яклауның әһәмиятле механизмнары турында мәгълүмат җиткерүдән гыйбарәт иде.
Көнкүреш техникасын, кием-салым, азык-төлек товарларын сатып алуга кагылышлы мәсьәләләр гражданнарда барыннан да артыграк кызыксыну тудырды. Кулланучыларга шулый ук дәгъваны ничек итеп дөрес якларга һәм тапшырырга кирәклеге хакында да аңлатылды.
Очрашу азагында "Вестник потребителя" газетасы, товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүматлар чагылдырылган, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органнарындагы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары турында белешмәләр тупланган брошюралар һәм буклетлар таратылды.