Теләче районы Олы Нырсы авылында сатучыларны укыту

2019 елның 18 гыйнвары, җомга

2019 елның 17 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Теләче районы Олы Нырсы авылында урнашкан шәхси эшкуар "Шәмсетдинов" һәм "Рассвет" ҖЧҖ сәүдә объектларында кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча семинар-укыту уздырды. Семинар кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә норматив актларның төп нигезләмәләре һәм Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре турында лекция-әңгәмә формасында узды. Очрашуның төп темасы буларак сатыла торган товарларга бәяләрне рәсмиләштерү кагыйдәләре, сатучы, товарлар турында мәҗбүри һәм төгәл мәгълүматларның булуы, шулай ук рус телендә товарлар турында мәгълүматларның, үлчәп төргәкләнгән азык-төлек товарлары турында мәгълүматларның булуы турында, сатып алучы почмагында нинди мәгълүматларның урнаштырылырга тиешлеге, тиешле мәгълүмат белән оешманың элмә тактасы булуы хакында сүз барды. 

Сатучыларга, низаглы хәлләргә юл куймас өчен, сатып алучыларга хезмәт күрсәтү культурасына игътибар итәргә кирәклеге турында җиткерелде. Моннан тыш, әңгәмә формасында сыйфаты тиешле дәрәҗәдә булмаган яки сыйфатсыз товарларны алмаштыру яки кайтарып бирү сроклары һәм тәртибе турында, кулланучыларның аерым таләпләрен белдерү һәм канәгатьләндерү сроклары турында сөйләшенде. Товар сатучыларга эш режимын саклау һәм кулланучыларга товарлар турында кирәкле мәгълүматларны бирү зарурлыгына күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International