ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә кулланучы N тарафыннан мөрәҗәгать килеп иреште, ул Арча шәһәрендәге компьютер техникасы кибетләренең берсендә 31150 сумлык IT ON B 6300-450-2 AMD FX компьютерын сатып алган. Кулланучы сүзләренә караганда, гарантия срогы чорында компьютерда җитешсезлек барлыкка килгән: эшли башлап 20-30 секунд узу белән кабель аша ялганган интернет “өзелә” икән. Әлеге кулланучы бу проблема белән сатучыга мөрәҗәгать иткән, шул сәбәпле техникага драйверлар урнаштырылган һәм "материнская плата" дип аталучы өлеше алмаштырылган. Ләкин эш моның белән генә төгәлләнмәгән... Төзәтелгән компьютерны өйгә алып кайтып, яңадан кабызып җибәргәч ул бөтенләй дә төтенли башлаган. Ул чакта инде кулланучы безгә, әлеге хәлдә нишләргә кирәклеген сорап, консультация артыннан мөрәҗәгать итте. Бүлек белгече кулланучыларның хокукларын яклау турындагы закон нормалары буенча консультация бирде һәм шикаять төзүдә булышлык күрсәтте.
Нәтиҗәдә, кибеттәге сатучы тарафыннан кулланучының таләбе дәгъва белдерү тәртибендә канәгатьләндерелде һәм сыйфатсыз компьютер өчен түләнгән акча суммасы кайтарып бирелде. Кулланучы канәгать калды һәм күрсәтелгән ярдәм өчен бүлек хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.