Өйдә яки фатирда мәче йә эт асрау хәстәренә керешкәндә безне алда көтәчәк проблемалар турында күз алдына да китереп карамыйбыз. Йорт хайваннары безнең тормышыбызга өсти торган сөенеч һәм позитивтан тыш, дүрт аяклы дуслар еш кына яшәешне катлауландыра торган көнкүреш проблемаларының сәбәпчеләренә әйләнеп куя. Йон кою чорында, хәер башка вакытта да, йонлач дусларның киемнәргә, келәмнәргә, мебель предметларына йон коюы турында беркем дә уйланмый. Диваннан, йә булмаса келәмнән йоннарны җыештырып тору бетмәс-төкәнмәс һәм хәл итеп булмаслык проблема булып тоела башлый. Әмма ләкин, әгәр рекламага ышансаң, турбощетка һәм аквафильтрлы тузан суырткыч ярдәмендә мәчеләрнең һәм этләрнең озын йоннарын келәмнән шактый җиңел генә җыеп алырга мөмкин икән. Һава белән өрдерә торган махсус насадка, имештер, келәмне каккалый, шул рәвешле тукыма җепселләренең төбенә үк кереп урнашкан, хәтта хайван тәнен каплап торучы каты төк бөртеген дә сурытып ала. Ә су фильтры исә йонны җыеп алу өстенә, вак-вак кисәкчекләрнең һәм төкчәләрнең һаваны пычратып, чәчелеп китүеннән саклый.
Нәкъ шушы максатларда - яраткан мәчесенең йонын келәмнән җыеп алу өчен, Түбән Камада яшәүче ханым кибетләрнең берсендә тузан суырткыч өчен турбощетка сатып алган. Товар турындагы мәгълүматларга караганда, "турбощетка" келәм япмаларыннан һәм шома өслекләрдән хайваннарның йоннарын, чәчләрне һәм тузанны тагын да әйбәтләбрәк җыештырып алу өчен билгеләнгән. Тузан суырткычларның барлык модельләренә дә яраштырырга мөмкин. Ә чынлыкта ничек килеп чыккан? Файдаланган вакытта көтелгән нәтиҗәгә ирешелми, шуңа күрә дә кулланучының үзе сатып алган товардан гайрәте кайта һәм, әлбәттә инде, сарыф иткән акчасын кызганып куя. Щетка сатып алынган кибеттәге сатучылар белән уртак тел табылмый, шуңа күрә ул ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органындагы кулланучылар хокукларын яклау бүлегенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Сәүдә оешмасы вәкилләре белән очрашкач кулланучының таләпләр белдерү хокукына ия булуы турында озак кына аңлатырга туры килде, чөнки закон буенча, сатучы кулланучыга сыйфаты шартнамәгә туры килә торган товарны тапшырырга бурычлы (монысы исә чынбарлыкка туры килмәгән), шулай ук товарны әзерләүче (сатучы), дөрес сайлап алу мөмкинлеген тудыру өчен, товарлар турында кирәкле һәм төгәл мәгълүматларны да кулланучыга вакытында җиткерергә тиеш. Кулланучының акчаны кайтарып бирүләре турындагы таләбе белән кибеттә ризалашмадылар һәм белгечләрне "әлеге щетка өчен зуррак куәтле тузан суырткычның таләп ителүе; әгәр дә турбощетка кулланылмаган булса, ул очракта акчаны кайтарып бирү турындагы мәсьәләне карау ихтималының булуы" турында ышандырырга тырыштылар. Ләкин кулланып карамаган булса, кулланучы щетканың белдерелгән таләпләргә туры килмәгәнлеген ничек аңлаган булыр иде соң?
"Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының 12 статьясы нигезендә сатып алучыга товар турында тулы һәм төгәл мәгълүматларны бирмәгән сатучы (башкаручы) аны кулланучыга тапшырганнан соң үзендә мондый мәгълүматның булмавы аркасында товарның җитешсезлекләре өчен җаваплы була. Күрәсең, барлык "уңай" һәм "тискәре" якларны чагыштырып караганнан соң, сатучы шулай да кулланучыга акчасын кайтарып бирде.