Арча районы Сеҗе авыл җирлегендә гражданнар кабул ителде

2019 елның 22 гыйнвары, сишәмбе

2019 елның 18 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Б.И.Кадыйров, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Л.И.Абдуллина тарафыннан Арча муниципаль районының Сеҗе авыл җирлегендә кулланучыларның хокукларын яклау һәм алкогольле продукция сату өлкәсе мәсьәләләре буенча гражданнарны урынга чыгып кабул итү оештырылды.

Торак пунктында яшәүчеләрдән начар сыйфатлы товарны алмаштыру сроклары, тиешсез сыйфатлы товарга карата сатучыга дәгъва белдерү сроклары турында һәм сатучы үз товарын танырга теләмәгән очракта нишләргә кирәклеге хакында сораулар яудырылды. Шулай ук суыткыч җитешсезлекләре ачыкланган очракта кулланучының хокуклары турында, товарны төргәкләгән өчен сатучының өстәмә хак алуга хокуклы булу-булмавы, сыйфатлы ишек заказ бирелгән зурлыкларга туры килмәгән очракта нишләргә дигән сораулар да бирелде.

Шулай ук чарада катнашучы һәркемгә товарларны сатып алганда уяу булырга: сатып алынучы продукциянең яраклылык срокларына һәм аны саклау шартларына игътибар итәргә, сыйфатсыз һәм файдалану вакыты узган товарлар сату фактлары турында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына хәбәр итү кирәклеге хакында киңәш ителде.

Гражданнарны кабул иткәннән соң авыл җирлеге хезмәткәрләре һәм шәхси эшкуарлар белән, “Кулланучыларның хокукларын яклау турында” РФ Законы нормаларын һәм кагыйдәләрен, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрен аңлатып, семинар уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International