Кукмара районының Сәрдекбаш авылында гражданнар кабул ителде

2019 елның 22 гыйнвары, сишәмбе

2019 елның 16 гыйнварында Кукмара районының Сәрдекбаш авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Б.И. Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгече И.И.Бәдертдинов катнашында алкоголь продукциясен сату һәм кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча урынга чыгып гражданнар кабул ителде.

Әлеге чарада сәүдә өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде, ә атап әйткәндә: начар сыйфатлы товарлар сату һәм төрле хәлләрдә аларны хәл итү юллары турында. Кабул итү барышында мөрәҗәгать итүчеләрнең барысына да “Кулланучыларның хокукларын яклау турында” 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезләмәләренә, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренә һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Кире кайтарып яки башка үлчәмдәге, форма, габарит, фасон, төс яки комплектациядәге шундый ук товарга алыштырып булмый торган  азык-төлек булмаган сыйфатлы товарлар исемлегенә һ.б. ярашлы рәвештә аңлатмалар бирелде.

Чаралар барышында кулланучыларның хокукларын яклау турында мәгълүмати-агарту буклетлары һәм “Вестник потребителя” газеталары таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International